Кыз, җомга көн иртәнчәк чыгып китеп, әлегәчә өенә кайтмаган икән... Күргәннәр, аның зәңгәр чуклы букчасын иңенә салып, гадәтенчә төп-төз басып, туп-туры алдына карап, һич кабаланмыйча, капкаларыннан чыгып барганын күрше-күлән күреп калган. Атын төнгелеккә Аклан чирәменә тышаулаган сыңар күз Миннәхмәт кызның сөзәк тау сукмагыннан ашыкмый гына менеп баруын да абайлаган. «Таң тишегеннән кая бара икән бу кызый актыгы?» - дип мыгырданган әле Миннәхмәт. Кызның тау маңгаена менеп җитеп тукталганын, түбәнгә, иртәнге сыек томан таралгач ачылып киткән урамнарга, көлтә-көлтә нурын таратырга ашыккан кояшка, тау итәк-билләрен чуарлаган юл-сукмакларга текәлеп карап торуын күрүчеләр табылган. Шуннан арысын беркем дә белми калган. Тау башына килеп тоташкан чытырманлы кара урманга кереп киткәнме, әллә иртәнге сәфәрен түбәтәй-түбәтәй калкулыклар аша дәвам иткәнме, белүче юк. Югалган кыз.
Көн үткән, июль азагы, эшнең иң кызган чагы, кемнең кемдә гаме бар, кызның юклыгын өендә дә искәрмәгәннәр, инде төн уртасында да кайтып кермәгәч, хафага төшкәннәр. Әнисе, ирен биш ел элек җирләгән тол хатын, тынсыз-өнсез калып, авыл советы рәисенең тәрәзәсен каккан. Икенче шөбһәле таң яралган, тау битләрендә, үзәннәрдә телсез кылганнар тирбәлгән, Аксу авылы өстеннән сүзсез ак болытлар аккан, кыз күренмәгән. Суга төшкәндәй гаип булган кыз.
Икенче көнне, әбәттән соң, Хәлил Казаннан кайтышлый олы юлдан машинадан төшеп калгач ук, авыл тирәсендә мөшкел бер хәл барын абайлап алды. Юл белән авыл арасы ерак түгел, ике чакрым булса булыр, бер атлап ике сикерсәң, кайтып та җитәсең. Авыл юлына борылып керүгә, егетне атлы милиционер туктатты. «Ерактан кайтасыңмы?» дип сорады ул, котсыз коры тавыш белән. Егет аңлатып тормады. Ул сул иңбашын кагып: «Моннан күренми!» — дип мыгырданды да юлында булды.
Казан кадәр Казаннан җеназадан кайтып килүче егетнең беркем белән дә сөйләшәсе килми иде. Милиционер артыгын төпченмәсә дә, егетнең киеренке күңеленә шом оеткысы салды. Аллы-артлы ике машина узды, алар егетне куе тузанга коендырып үттеләр. Ике әрҗәдә дә егет-җилән, кыз-кыркын шыплап тулган иде. Каршы яктан килүче ике егет Аксу авылында бер кызның югалуын, эзләп-эзләп тә табылмавын әйтеп уздылар.
Ике төн йокы күрмәгән, юл газапларыннан җыгы чыккан егет, хафалы хәбәрне ишеткәч, үз арганлыгын онытып ашыга-кабалана башлады. Ике иңен басып торган кайгысы болай да зур иде, «югалган!» дигән дәһшәтле сүз аны тәмам изеп ташлады. Егет кем югалганын «ә» дигәнче чамалады һәм ялгышмады. Кызның кемлегендә аның һичбер шиге юк иде.
Язга чыгарак Аксу авылына кайтып төшеп урнашканнан бирле, Әфган сугышларында көн-төн газап йоткан, мең төрле гарасат арасында җанын тере саклап алып калган егет әз-мәз тынычланган иде шикелле. Әфганнан сеңеп кайткан шомлы төшләр, дәһшәтле өннәр әзгә генә онытылып, аннан читтәрәк йөри башлаган иде. Язмыш тагын кире ягы белән борылды: иптәшен җирләп кайтканда кайгыга кайгы өстәлде, җаны тәнен бимазалап, тәне җанын талап, бөтен дөнья каралып зыр-зыр әйләнде. «Шушы гына җитмәгән иде!» дип ыңгырашты кайгы белән тулы күңеле. Тормышым җылы бер эзен таба дигәндә, шушы өметле эзгә алып кереп барган кыз югалсын инде!
Әфганстанда тоташ ике ел! Ике ел эчендә алган яраларны әз-мәз төзәтү, ябыштыру өчен тагын бер ел гомер кирәк булыр!.. Әле аннан соң да күпме җәбер-җафалар, кичерешләр. Әфганнан ул әтисе йортына, район үзәгенә кайтып төште. Тоташтан ял, даими тәрбия кирәклеген белсә дә, ата йортында озак юана алмады, һәр иртәдә, Ходаның бирмеш һәр көнендә, үзенә текәлгән кызганулы карашларны күтәрә алмадымы, әллә әткәсенең ялтырап торган майор погоннары туктаусыз үртәдеме, ай дигәндә әткә-әнкәсенең ай-ваена карамыйча, чыгып качкандай, өен ташлап китте. Китүенең сәбәбен аңлатып тормады, онытылып беткән туган-тумачаларының адресларын белеште. «Берсенә сыймасам, икенчесенә...» дип уйлады эченнән генә. Анда барып карады — җаны җай таба алмады.
Монда сугылды — күңел сыя торган юмарт почмак анда да юк иде. Егетнең тәне кат-кат туралганын, рухы сынып ярты мәет хәлендә кайтып егылганын беләләр, белмәгәннәр ил мисалында чамалыйлар иде. Аны сак хөрмәт белән каршыладылар, җанын аяп, йогышсыз сораулар белән интектермәделәр, җаеннан гына торырга тырыштылар. Ул кунак булып төшкән йортларда хәл тиз-тиз үзгәрә иде. Егетнең елмаюны оныткан сүрән чырае, сөйләр сүзләренең бик сирәк кенә, анда да ярым-йорты җөмләләр белән телдән ычкынгалавы хуҗаларның олысын-кечесен сискәндерә, һәр өй түрендә гадәти булмаган авыр һава ярала иде. Егет үзенең яшәеше белән ерак туганнарына сөенеч түгел, хәсрәт китерүен бик яхшы аңлый, бу исә аның җан газапларын тагын да арттыра иде. Хуҗалар, аерата хатын-кызлар, аның җәрәхәт җөйләрен ялгыш кына күреп калганда да тыела алмыйлар, күз яшьләре елга булып ага... Иртәгесен егет яңа сәфәрләргә, яңа урыннарга ихтыяри-мәҗбүри чыгып китә иде. Мәчеләр дә аның халәтен сизенә, мырлый-мырлый аның тез өстенә менеп сузылмыйлар, аның авыр күз карашыннан курыккан этләр дә, үткер теш-тырнакларын яшереп, авызларын йомалар. Ул урам якка чыгып, капка баганасына сөялсә, баганалар уфылдап, ыңгырашып ала...
Татарстанның иң читендә, ерак районнарның берсендә, әткәсенең абзасы Җиһанша яши иде. Ара ерак, әткәсе туганлык җепләрен ялгаштырырга әвәс түгел, военком бит, татар түрә булса, чабатасын һичшиксез түргә элә, егет үзен белә белгәннән бирле Җиһанша абзалары белән бик сирәк, анда да ялгыш юл төшкәндә генә очрашалар иде. Шул юмарт күңелле йорт исенә төште егетнең. Каядыр үтешли ата йортына кагылып, әнкәсе белән чак кына ачылып китеп сөйләшкәндә, «шул тирәгә барасым килә!» дип ычкындырды. Әтисе күтәрелеп бәрелде: «Менә анда инде сине көтеп алыр кеше юк... Ашыкма, уйла, үлчә, кар китеп юллар төшсен, көннәр җылынсын, Җиһанша абзаң вафат, карчыгы да дөнья куйган. Йортта яшәр кеше калмаган. Тәрәзәләре кадаклы, ишекләре бикле. Сине көтеп торучы да, сагынучы да юк анда», — диде. Егет башын гына чайкады, балачак хатирәләрендә Аксу авылы зәңгәр, татлы томаннарга өрелеп, күңеленең иң эчкәрге тартмасында саклана икән. «Барам. Карыйм. Торыр чама юк икән берәр яры китәрмен», — диде ул, гадәттәгедән озынрак сөйләп. Җиһанша абзасының саф көмештән койган сакалы, кычкырып дога укыган тантаналы мизгелләр һәм рәт-рәт тезелеп утырган умарталар Хәлилнең исенә төште. Марҗа биле юанлыгы кышлау умарталар, шул умарталарны кысып кочаклаган дәү-дәү каеннарны да хәтерләде. Җиһанша бабасының умарта менеп, бала учы-бала учы ап-ак кәрәзләрне аның кулына тоттырганы исенә төшеп, авызыннан сулар килде.
Китте. Районнан Аксуга юл һаман салынмаган икән. Ни чана, ни арба дигәндәй, ике араны егет шактый озак үтте, таеп китеп, мыштым чокырга тулган мәкерле суда ике аягын да чылатты. Әйткән сүзеннән кайтканы юк иде, күз бәйләнә башлаганда Аксуга барып керде, Җиһаншаның какшау капкасын киереп ачты. Бүктәрен болдырга куеп, йөткергәләп, лапас астындагы кузланы кузгаткалап тавышланган арада, күрше-тирәдән ике-өч кеше күренеп, ары-бире сүз алышып танышкач, алар балта-пычкы, көрәк-мазар алып керделәр, болдырга җил тутырган чүп-чарларны, пәҗеп укмашкан карлы-бозлы яфракларны җәһәт-җәһәт чистарттылар, күгәргән йозакны җылатып ачтылар, тәрәзә капкачларын як-якка тарттырдылар. Егет Җиһанша агасының үксез түренә кичке салкын эңгерне ияртеп керде. Ил төкерсә, күл булыр, кем мич казнасыннан алып чыра телде, кем әвеслектә ятып муртайган усак яркаларын кертеп өйде. Чәйне казанда кайнаттылар. Өйгә ялкау, сүрән җылы төште. Җиде-сигез тустаган чәй эчеп кайнарланган егетнең аңа гына исе китмәде! Ул дымлы түшәк-ястыкларны җылы йөгерә башлаган мич кабыргаларына терәп куеп, үзе как сәкегә сузылып ятты, адәм балаларының иң кадерле мендәре булган кулларына башын салды. Әфган тәмугының җиде катын үткән солдатның йокысы ястык тели димени?! Ятты да сеңде.
Озак йокламады. Иртәне ул түземсезләнеп көтеп алды, мәшрикъ ягы аллана башлауга болдырга чыкты, төнлә чираган сулар чуар көзгеләр булып, төрле рәвешләргә кереп ишегалдын бизәгәннәр. Сыек томан агач кайрыларының әчкелтем исләрен
уятып, агач бөреләренең һәрберенә нидер пышылдап, татлы исләрен куертып, бөтен дөньяга терелек төсмере керткән иде. Агачлар әкияти баһадирлар, татарның бик еракта калган, онытылган Алып батырлары булып күренделәр. Ул, әсәренеп, тау ягына карады, анда-санда үскән агачлар таудан ташкын булып төшеп килүче Болгар атлылары булып тоелдылар... Ул, шәүләсен йотарга маташкан челтәр бозларны чак-чак кына ватып, ихатаны әллә ничә кат урады...
Ихатаны, йортны онытмаган икән әле! Сөенде. Сабый чагын оныткан бәндә — бәхетсез, чөнки иң гөнаһсыз, иң газиз хатирәләр бары тик сабый чактан гына сеңеп кала... Әгәр кыйналган җаныңны шулар белән дә җылыта алмыйсың икән, тагын нинди заман хатирәләре белән юансын кеше! Җиһанша абзасы авылның бөтен йортларыннан да югарыракка, тау биленә үрмәләгән, бүтәннәрнең ындыр-бакчалары йорт артында булса, ул каралтыларын өскәрәк салган да, бәрәңге ызаннарына, түтәлләргә урынны өй каршысында калдырган иде. Тау белән йорт-кура арасында алма-чия агачлары, юкә белән каен алмаш-тилмәш үскән чаукалык... Умарталар калмаган, кышлау умарталарның череп таралган сөякләре уйдык-уйдык чәчелеп ята. Такта умарталарны бер читкә өеп куйганнар, ятим калган казыклар, дүртәр-дүртәр тезелгән бичара солдатлар булып, шыраеп утыралар. Йорт әле таза диярлек. Түбәсе кыйшайган, почмагы янтайган мунча да исән икән. Кәҗә-сарыкларның исен таратып бетермәгән мал абзары да эшкә ярарлык... Йорт-кураның авыл арасыннан шактый читтә булуы да, өч зуп-зур тәрәзәнең нәкъ кояш чыгышына карап торуы да ошады Хәлилгә. Егет шул иртәдә үк үзе өчен бер яңалык ачты: моңарчы ул кая гына бармасын, нинди хәлләргә генә төшмәсен, юлының дәвамы хакында уйлый да, күз алдына китерә дә алмый иде. Әфганнан соңгы һәр көне шул көн белән генә тәмамлана, ул бары тик үзен чолгаган бер көнлек мохиттә генә яши ала иде. Шушы җимерелә башлаган моңсу ихата. Юаш кына ары-бире сузылган муртайган киртә-читәннәр, тормышның бөтен вакыйгаларын күңеленә салып та аумаган капка, лапас өрлегенә бәйләнгән бозау муенчагы. Күгәрә төшсә дә, йөзеннән яктылыгы китмәгән чалгылар, баш-башлары уем-уем яргаланган улаклар. Колашалар. Абзарның җир идәнендә җуелмаган хайван эзләре, каен белән бик югарыга үрләгән ватык-потык сыерчык оясы, тәрәзәләрне уятып өлгергән кояш нурлары егетне алга, иртәгәгә ашыктырмасалар да, аны үткәннәргә — сабый чагына алып киттеләр. Ул сөенде: җанның хәрәкәттә булуы — бәхет! Иртәгәгә ашыгасыңмы син, үткәннәргә таба агасыңмы — синең җаның тере. Ул сиңа хәрәкәтләнергә боера. Әнә шул җуелмас балачак хәрәкәтләре арасыннан ул яңалык нурларын да шәйли, бүген яралып уянган хисләр Әфганнан кайтканнан бирле барлыгы да беленмәгән берсекөнгә чакыралар, яктылыкка өндиләр иде!
Барыннан да бигрәк аңа кураның исе ошады. Балачактан ук искә җәһәт иде егет. Әфганнан соң исләр аның яшәешенә өзлексез тәэсир итә торган көчкә әйләнделәр. «Африка мәетләренең исе Россия мәетләренекеннән нык аерыла»,— дип язган иде берзаман Ремарк. Дөнья сугышларына, халыкларның бер-берсен аяусыз кыруларына бөек отчетлар язган Ремарк әфган сугышының исләре хакында ни язар иде икән?! Моны анда булганнар гына белә, тик алар белсәләр дә сөйләмиләр. Хәлил кайтканнан бирле тирә-ягындагы йогышсыз исләрдән җәфалана, юл, шпал, вагоннарга сеңгән Рәчәй исләре аны җәһәннәми шашындыргыч мохиткә сөйрәп алып кереп китәләр иде. Тәне күтәрә алмаслык яралардан соң, аны Таҗикстанның аулак бер төбәгендәге госпитальгә алып кайтып салдылар. Тән, гәүдә рәвешен җыеп тотарлык егәр калмаган иде егеттә. Ел дәвамында әллә ничә кат турап, сүтеп-ялгап, җеген җеккә туры китерергә тырышып тегеп ел дәвамында ремонтлаганнан соң, икенче группа инвалидлык биреп, туган төягенә озаттылар. Вагонга кереп утыргач, ул кесәсеннән Кызыл йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале тартып чыгарды һәм бәдрәфкә барып бүләкләрен су белән юдыртып җибәрде. Күз күнеккәндәй булды, әгъзаларының сызлау-сызлануларына да ияләнгәндәй итте, әмма истән куркудан котыла алмады. Менә шунда, Җиһанша абзасыннан калган курада, аның чүл комнарында куышып, ташлы кыяларга сеңеп, дәһшәтле әфган җилләренә каршы тора алган, сыдырылган, канаган, туналган күкрәк читлегенә туган төягенең җылы дым тибрәлгән һавасы кереп тулды. Озаккамы?
«Озакка!» дип кабатлады ул, яшерен ышаныч белән. «Озакка!» дип ышандырды үзен шул иртәдә, һәм моңарчы шул ышанычын какшатырлык бер генә вакыйга да булмады. Кая ул, булмады! Ә ышанычын арттырган вакыйгалар килә-китә тордылар, аңа көч өстәгән адәм балалары очраштырды. Йорт-кураны ипләп кенә рәткә китерде егет, чистартты, себерде, юды. Госпитальдән кайтканнан бирле бер эшкә кулы бармады. Бер шөгыльгә дә күңеле ятмаган егет хәзер иртәгәдә нинди эшләр башкарасын кичтән үк уйлап куя торган булып китте.
Аксу авылыннан аяк атлап чыгып йөргәне юк иде, җеназага барып, соңгы ике көн эчендә ул байтак ара үтте, әйләнеп кайткач ияләнгән кадерле Аксу авылын танымады. Бүгенге ят хәрәкәт, аның күңелен каралтырга тырышкан машина исләре, адәмнәрнең бер-берсенә ямьсез кычкырып эндәшүләре, аңа төбәлгән ярым рәнҗүле күз карашлары моңарчы ак юл булып сузылып яткан сукмакны, җылы эңгер бер чакта да эреп бетмәгән шәфкатьле каралты-кураларны; йорт, кое, абзар, мунча ияләренә өн биргән ярым караңгы чормаларны, хәтта моңа кадәр иркәләп аккан нур тасмаларын да үзгәрткән иде.
Кыз җомга көн иртәнчәк ашыгып чыгып киткән дә, кайтмаган... Югалган кыз. Тулы бер көн, тоташ бер төн узган, көннең икенчесе кимеп бара, кайтканы юк. Эзләгәннәр, авыл халкы урманның иң ерак, иң аулак шырлыкларын, чокыр-чакырларны, елга-күл тирәләрен айкап чыккан. Көн уртасында ике вертолет килеп урманның кояш нуры төшеп җитә алмас куелыкларын аркылыга-буйга иңләгән, кошлар, ояларын ташлап, пыр-пыр очканнар, бурсыклар, төлкеләр текә ярлы ермакларга чумганнар. Кошлар күргән, җәнлекләр куркып ары-бире чапканнар, урманда адашса кыз күрми калыр идеме?..
Якын-тирә авыллардан, аэропорт, пристань тирәләреннән хәбәрләр килеп ирешкән, телефоннар өзлексез зыңлап торган: «юк... юк... андый кызның күзгә-башка күренгәне юк».
Кызның тауга менүе расланган. Нигә шушы юлсыз якны сайлаган ул? Тау өстендәге урман шактый калын, иңе-буе җиде-сигез чакрым, диләр. Таулы, чокыр-чакырлы серле урман. Адашкан дияр идең, баш очында кояш эленеп торганда ничек адашмак кирәк? Нигә әнисенә берни сиздермәгән? Моңарчы гаҗәеп тату, дус яшәгәннәр ич алар! Нигә япа-ялгызы чыгып киткән? Кая юл тоткан? Дөрес, андый-мондый бәла-казага баш бирерлек кыз түгел, исәү, нык, җитез бала. Чаңгыда җилләр белән янәшә чаба, дулкыннарны иңләп йөзә... Кичә, җомга көн кызга уналты яшь тулды.
Уе шушы урынга чабып барып җиткәч сөрлекте, егет утка пешкәндәй сикереп торды. Әйе. Алар җомга иртәсендә очрашырга сүз беркеткәннәр иде. Кыз: «Хәлил, мин сезне Каракүл янында көтәрмен», — диде. Егет нәрсәнедер ошатмады: «Нигә аеры-чайры йөрергә? Урман уртасы дисең икән, бергәләп барыйк!» — дип карышты. Кызның ал битләре тәмам яна башлады. «Юк, — диде ул эчке наз белән, — иртәгә минем сезне көтеп аласым килә!» Егет эченнән генә: «Син барып җиткәләгәнче мин әллә кайчан анда булырмын әле», — дип уйлады.
Хәлилдән башка берәү дә кызның ник чыгып киткәнен дә, кая барырга исәп тотуын да белми булса кирәк... Кем уйлаган вакыйгаларның бөтенләй башка якка борылып кереп китәсен!..
Пәнҗешәмбе кичендә, кыздан аерылып киткәч, җылы уйлар дулкынында ипләп кенә, кабаланмыйча кайтты егет. Нәсимәнең соңгы тәкъдиме серле дә, рәхәт тә иде. Аңламассың аны! Күңелендәгесе тел тирәсенә килеп җиткәнче әллә никадәр чуалышларны үтә!.. Алай да, алай да... Каракүл янында очрашу... Әле хәзерге заманда да яшәп калган икән борынгы китаплардагы кызлар... Кыз моңа кадәр дә һәр очрашуда аның һушын ала торган гамәлләр ясап куя иде. Соңгы сүзе исә егетнең йөрәгенә сары май булып ятты. Йортына якынлашкан саен ул үзе дә сизмичә ашыга башлады һәм болдыр баскычына җитәрәк тагын да кызулады... Ишек келәсенә эленгән ак кәгазь почмагын ул ерактан күреп алды. Күрүгә, күкрәк читлеген кысып шом агыла башлады. Тормышы җай гына барган мәлдә ул бер яңалык та: яхшысын да, яманын да көтми иде!..
Кып-кыска телеграммалар да еш кына дәһшәтле сүзләрне сыйдыра. «Урал үз-үзенә кул салган. Җомга көн җирлибез».
Урал, Урал... Әфганлы Казан егете...
Ул үзен җылытып торган дөнья, үзен чолгаган ару кешеләр күрмәсен дигәндәй, калтыранган куллары белән кәгазьне дүрткә бөкләде дә куен кесәсенә йөрәге турына шудырды, һәм җәһәт-җәһәт әзерләнә башлады. «Сигезенче солдат!» диде ул, куркыныч уйларын арлы-бирле куалап. Татарстанга егерме ике солдат бергә кайтканнар иде. Юл ерак, солдатларның күбесе электән таныш. Лаеш шулпасының иң әчесен бергә-бергә эчкән чордашлар. Бик җентекләп адресларын алыштылар, аерылмаска сүз беркеттеләр. Егерме икедән сигезенче егет үз ихтыяры белән бу дөньядан китеп бара. Зәй ягы егете, гармунчы, җырчы Вәдүтне тышка чыккан җиреннән әфганлылар урлап китәләр һәм ирлегеннән мәхрүм итеп кайтаралар. Корбаннарның беренчесе ул булды. Туган төягенә кайткан Вәдүт, кардәш-ыруларын, якыннарын йөреп чыккан, әби-бабасы рухына Коръән укыткан, ятим-ялпы карчык-корчыкларга садака биргән. «Ходама рәхмәтлемен, соңгы иң зур теләгем кабул булды, газиз әткә-әнкәмне, туганнарымны күрү бәхетенә ирештем. Инде бүген бер теләгем дә калмады», — дип язып калдырган да карурман уртасындагы иң карт имәнгә элмәкле бавын салган. Егетнең кырыгы үтәр-үтмәстә Исмәгыйль исемле Тау ягы егете ак серкә эчеп, интегеп, бәргәләнә-бәргәләнә кемнедер каргап китеп барды. Ул әфган җәһәннәмендә җәфа чиккәндә, вәгъдәләшкән наян кызы шәһәрдән икмәк ташырга кайткан шоферның муенына асылынып китеп барган икән. Өч кенә көн таныш булганнар кияү белән кәләш. Әнә шул дорфа кинәтлек, һичкемгә аңлашылмаган шыксыз ашыгу алып киткән егетне...
Татарстанның кайгысы китеп тормады, мәңгегә серле цинк табутлар янәшәсенә берән-сәрән солдатлар да үз ихтыярлары белән барып ята тордылар, быел яздан, Хәлил Җиһанша абзасының бәрәкәтле ихатасына аяк басканнан бирле матәм чылбыры өзелде. Кыйналып-җәфаланып үз сукмакларын тилмереп эзләгән әфганлылар, ниһаять, урнаштылар дигәндә, Урал китеп барган. Урал, Урал! Хәлилнең бөтен әфганлы солдатларын сыйдыра алган нәзек җанында ефәк кыл зыңгылдап өзелде: егерме ике егет арасында Урал бәхетлеләрдән санала иде. Ходаем, мәүләм! Дүрт саны исән килеш кайтты, үз аягы белән әнкәсе бәгыре алдына килеп басты. Күзләрен тутырып туган шәһәренең әфган төшләренә кереп йөдәткән урам-тыкрыкларын, Идел буйларын күреп сөенә алды. Балта остасы булып төзелешкә эшкә урнашты. О, бәхет! Күпме җимергәннән соң, ничаклы тар-мар китергәннән соң ул төзи башлады... Өйләнде! Фатир алды! Ниһаять, улы туды, улы! Сөя алу, ир булу, бала әтисе булу афганлыларның бик күбесенә тәтеми торган бәхет иде. Һәр әфганлының иң яшертен хыялы шул түгелмени?.. Әллә нинди газ сөремнәре белән агуланган, кортлы сулар эчеп әгъзаларын бозып бетергән солдатлар әти булу бәхетенә ирешкәч, мәрхәмәтле хода кодрәте белән изге җаннарга әйләнәләр дип исәпли иде Хәлил...
Көтелмәгәндә ялгызак тормышының тонык офыгында кыз шәүләсе пәйда булып, Нәсимә белән очрашкалый башлагач, Хәлил, әз-мәз терелеп, җанланып китте, пәнҗешәмбе кичендә бәйрәм төсе алган сүзләр, бирелгән вәгъдә кайнарлыгы егет йөрәге түрендә бөреләнә башлаган яшерен өметләрне ныгытканда гына, арага шомлы сәмум җиле булып, Урал килеп керде. Керде дә бер селтәнүдә якты өметләрне сөремгә салып каралтты, егет чыраена сизелер-сизелмәс сибелә башлаган нурларны күренмәс итте.
Ни сәбәп булды Уралның үлеменә?! Соңгы сәламне тапшырырга да, Уралның үзеннән соң калдырган кайгының тамырын ачыкларга Казанга барырга кирәк иде...
Солдат җеназасының үз кануннары бар. Монда да шул булды. Комсомоллар дөнья буржуазиясен каһәрләп майлы иреннәрен җәя- җәя ут чәчтеләр. Тирән базда үргән бәрәңге сабаклары төсле ак чырайлы, җеп сыйраклы пионеркалар соңгы тамчы канга кадәр империалистлар белән көрәшергә чакырып, ал галстукларын җилфердәттеләр. Зиратның аулакка, сагышлы тынлыкка гадәтләнгән кошларын куркытып залп тавышы яңгырады. Дары исе килеп торган ак кашлы солдатларны һәм чыра-сузан прапорщикны төяп машина китеп баргач, дөньядан вакытсыз күчәргә мәҗбүр ителгән солдат рухына дога укылды. Солдат әнкәсен кабер өстеннән көчкә кубарып алдылар.
Егет, анага ияреп, алар фатирына кайтты. Сорашырга, ачык яраны тырнап канатырга ярамаса да, Хәлил сак кына, сүзләрнең җиңелләрен эзли-эзли сораша башлады: ничек? Нигә? Ни сәбәп?.. «Нишләмәк кирәк, тормыш кануннары аяусыз», — дип, ул ананың кан качкан чыраена, зәңгәрле йомык сызыкка әйләнгән иреннәренә карады.
«Улым-баламны сау-сәламәт килеш күргәч җылый да алмадым, — дип сүзен башлады ана, бераз тынычлангандай булгач. — Ул шул Алла каргаган илдә чакта һәркөн җылап күз яшьләремнең тамыры корыган идеме?.. Карадым да каттым... Кайткан шәпкә авыз ачып берни сөйләмәде, балакаем. Елмайганын көтәм, юк, чырае гел сүрән, карашы суык, караңгы. Әллә балакаемны алмаштырып җибәрделәрме дип борчылам. Күргән-кичергәннәрен гел бикләп тотты, бәгырькәем... Өстәп тагын ни әйтә алам? Сорашырга да базмадым, кайчагында артык төпченү адәмнең җанын изә!.. Эшкә урнашкач, әз генә чырае яктыргандай булды. Өйләнгәч үзгәрерме дип көтәм... Юк! Хатыны: «Нигә бер сүз дә әйтмисең, дип өзгәләнә, улым дәшми. Инде үз улы, Мараты тугач, ачылырмы дия-дия көтәм... Гитарасын ала да улының баш очына килеп утыра, тын гына чиртә, моң гына нидер шыңшый... Җыры аша да серен ачмады бичара. Бәхете шул булды, улының «Әти!» дигәнен ишетеп куана алды... Шул кичне үзем гел-гел әйтә торган куаныч сүзләрен кабатладым, «и, улым, балам» дидем! «Әби-бабаңнарның хәер-фатихасы аркасында булгандыр, Ходаның күзе сиңа якты булды, шул гарасаттан исән-аман кайттың бит!» дидем. Улым озак кына миңа карап торды да, ят, сагышлы тавыш белән: «Әни, әни... Азагы ни белән бетәрен кем белгән әле аның?!» — диде. Бүтәнен ачыкламады, ачылмады. Ялгыз калудан курыкты. Сиздермәскә бик тырышса да, сизелми каламы соң? Унар көн авызга кайнар аш кермәгәч, каты-коты ашап тешләре коелып беткән иде. Чәрдәкләнгән тешләре. Тамыры гына калган. «Врачка карал» дибез, бармады, йөрмәде...
Үләсе көнгә кадәр зур үзгәрешләр шәйләмәдем улымда... Шул булды, хатыны бәбәен күтәреп авылга кайтып киткән иде. Тормыш бит, әткә-әнкәсен сагынгандыр... Улым ит турап аш салган, кәстрүлен утка куйган, өй тәрәзәләрен киереп ачкан да... ичмасам бер-бер язу калдырган булсачы!.. Әҗәленең сәбәбе аңлашылыр иде ичмасам. Болай үземне гаеплим... Килен кайтып китмәгән булсачы дип аңа да рәнҗим... Уйлары үзе белән китте, безгә өем-өем кара хәсрәте генә калды...»
Бөтен тәрәзәләрне ачып куюына, мөгаен, Хәлилдән башка игътибар итүчедә булмагандыр... Көйгән ит исе!.. Ис! Каһәр төшкән ис! Әфганда мәетләрнең үзенә генә хас авырсы, борынга керү генә түгел, яңакларга, тәнгә, култык асларына сылана торган явыз хасияте бар. Чәч араларына кереп оялый бу авырсы ис, бугазны томалый, борын тишекләренә сөрем булып кереп тула, тынны буа. Исендә Хәлилнең, алар, чолганыштан котылып, биш кеше чыгып киләләр иде. Сукмак тар тарлавыкка кергәч, аларга шунда тукталырга, качар урын хәстәрләп, төнне көтәргә боерык алынды. Яктыра башлаган иде шул, ятып кына өлгерделәр, төрле яктан выж да выж пулялар оча башлады, якында гына ухылдап мина ярылды. Кызулык белән чамалап өлгермәгәннәр икән, атыш бераз тынгач үзләренең нинди яман тәбегә төшүләрен аңладылар. Тарлавыкта кичә-бүген каты бәрелеш булып узган икән. Анда да, монда да мәетләр таралып ята иде. Ачык авызларына, тирән яраларга, күз чокырларына ком тулып тыгызланган. Җил йөри алмый торган тарлавыкка адәм чыдамаслык исләр сеңгән иде. Егетләр моннан чыгып ычкынырга маташып карадылар. Атыш көчәйде, рациядә рота командирының янаулы тавышы ишетелде: «Кузгалмаска! Кыймшанмаска!» Әфганнар да тарлавыкны нык күзәтә иде, ахрысы, егетләр чак кына кыймылдауга, пулялар яңгыр булып ява башлый. Бер-бер артлы ике мина төшеп шартлап инде мәңгегә тынган мәетләрне тураклап, һавага чөеп тараттылар. Кичкә биш солдатның икесе исән калды... Эңгер-меңгер куерып, инде котылырбыз дип, бер-берсенә куәт биргәндә, янәшәдә генә тагын мина ярылды... Аркасын мина ярчыклары чәрдәкләгән Хәлилне аннан-моннан бәйләштереп, ике автоматны уң җилкәсенә салып, сулына егетне кочтырып Урал тарлавыктан ничек котылып чыга алгандыр, анысын бер Хода белә...
Булды инде хәлләр, күрде башлар, аларны бүтәннәр дә аңларлык, кабул итәрлек дәрәҗәдә сөйләрлек сүзләр телләрдә юк шул, юк... Әфганнан һәр солдат үзенчә кайта, үзенчә яши. Хәлил тоташ ялгызлыкка омтылды, Урал исә ялгыз калырга теләмәгән, кешеләргә тартылган...
Тарлавыкта үткән төннән соң, телләрен тешләделәрме егетләр, әллә бүтән бер вакыйгадан соңмы?.. Ротаны төн уртасында кузгаттылар. Якын кышлакка Әфган солдатлары кереп тулды, дигән хәбәр алынды. Рота, кышлакны өч яктан урап алып, һөҗүм башлады. Хәлил уң флангта, янәшәсендә тәбәнәк, базык гәүдәле искиткеч моңлы дала баласы казакъ Кунакбай. Дөм караңгы, төрле якта атыш, кычкырыш, тәбәнәк балчык коймалар артында суеш. Менә Кунакбай, сәер дуга ясап, алга омтылды да автоматы кулыннан ычкынып өскә очты, үзе уң кулын алга ташлап, җиргә барып сеңде.
Хәлил аны чалкан әйләндергәндә, Кунакбай җанын биргән иде инде. Йөрәге усалланып какканын да, тешләренең ямьсез шыгырдавын да шушы мең төрле тавышлар укмашкан мизгелдә ишетте Хәлил, комташтан өелгән дувалны ничек сикереп чыкканын да, түбәдән кара төтен үрләгән кура арасына ничек бәреп кергәнен дә абайламады, ура дип тә кычкырды бугай. Куркыныч кызгылт шәүләләр, комсыз өрәк булып елтыраган ялкын телләре арасында җан ияләре аның ихтыярын ялмап йотты, ул, автоматын ике куллап тотып, патроннары беткәнче шул тирәгә ут яудырды. Эшен беткәнгә санап каралты-кураны әйләнеп кенә чыгасы да бит, ниндидер яшерен ым аны алга өндәде, Хәлил Кунакбайны атып еккан дошманнарын күреп, тантана итәргә теләдеме, кура астынарак керде. Курку хисе каядыр качкан иде бу мизгелдә. Балчык дивар янында ике сабыен ике ягына кочкан яшь кенә хатын ята иде. Ана каны балалары каны белән аралашып, нәни ермак ясап, аның аяк очына агып килеп җиткәндә генә Хәлил аңына килде... Кайнар кан — ана белән бала каны — аның җанын куырды...
Гел-гел үткәннәр белән яшәп булмый, Җиһанша абзасының якты рухы тәэсир иттеме, Аксу авылына күчеп килгәннән бирле, авыр хатирәләр читкәрәк киткәндәй булдылар. Абзасыннан калган эш кораллары: үткер балта-пычкылар, өтергеләр, ышкылар - һәммәсе эшкә ярады. Ул ипләп-ипләп балта эшенә өйрәнде, әүвәл башлап умарта ясарга тотынды...
Монда күчеп утырганчы, тагын бер күңелсезлек ияреп йөрде егеткә. Кайткан шәпкә, кайсы тарафларга барып урнашса да, аны чая, шактый әрсез, йомры гәүдәле бер калыпка сугылган клуб кызлары йөдәтеп бетерделәр. Итәкләрен җилфердәтеп, француз хушбуе исен таратып киләләр дә керәләр, көн дип тормыйлар, төн димиләр, халык алдында чыгыш ясарга чакыралар. Егетнең орден-медальләр белән бүләкләнүе якын-тирә районнарга да килеп ирешкән. Күрер күзгә сау-сәламәт, әфганнар аның биек, зифа буен сындыра алмадылар, алга чыгыбрак торган нык ияк тә зарарланмады, гайрәтле ирләргә генә хас калынча дәү борын да урынында калды. Бер килеп карадылар егет янына, икешәре-өчәре озак-озак үгетләделәр, майлы күзләрен уйнатып, күз төшүгә ир-атларның дәртен котырта торган түгәрәк артларын боргаладылар. Егет башта бик читенсенеп кенә баш тарткан иде, кызларның һөҗүме активлаша төшеп, кайберәүләре кичке чәйгә аулакка ук дәшә башлагач, ул илчеләрнең авызы ачылуга очрашулардан кискен баш тартты. Каян шушы кадәр гүзәлләрне җыялар да шушы мәдәният институтына, ничекләр итеп һәммәсенә сандугач теле куеп чыгаралар?.. Егет озата чыкса — бетте, бер алдына, биш артына төшәләр егетнең, ялгыш таеп киткән булып, аһылдап кочагына авып төшәләр, ут атып торган түшләре белән аңа ут төртергә һәм көлгә әйләнгәнче яндырырга телиләр. Әрсез кызыкайлар егетне шиккә төшерде: хатын-кызга тартылмый икән аның мең ямау күргән тәне. Аның, Әфганның сәмум җилләрендә иң нәзек күзәнәкләре коелып бетеп, сугарылган корычка әверелгән җанын дөньяның бар назларын үзенә җыйган хатын-кыз тәне дә уята, җылыта алмый икән. Якыннары аның тоташтан бәргәләнгәнен чамалап димләп карадылар, «фәләннәрнең кызы ничек булыр икән?» дип сүз башладылар, әмма егет сүз ияләренә шундый итеп карады, тегеләр, авыр күз карашын күтәрә алмыйча, бөгелеп тындылар. Хатын-кыз дигәндә әфганлы солдатның күз алдына ике сабыен ике ягына кочып алган яшь хатын килә торган иде.
Аксу авылы шул ягы белән дә ошады егеткә, авыл халкы сораулар биреп бер чакта да борчымады. Гомумән, бу авыл кешеләре сүзне иң кирәк чагында гына, анда да сайлап, һәр сүзнең кадерен белеп кенә авыздан чыгаралар иде. Белә егет, артта күзе булмаса да күрә (әфган гадәте: артыңда ни барын күрергә өйрәнмәсәң — эшең харап!) — ул үтеп киткәч, кызлар борылып-борылып карыйлар, кайчагында озаклап карап та торалар. Ләкин кызларның сер ташып торган мәхәббәтле күз карашлары да аның кырык тапкыр иләнгән тән тиресенә үтеп керә алмадылар...
Ул Уралның чуар хатирәләрен юлда чәчә-чәчә шактый кайтты, районара автобустан төшкәч озак кына машина көтте, гасабиланып, ашыгып, ярсый-ярсый сәгатенә карап көтте. Гомернең тыгыз мизгелләре була, күңел өзек-өзек килгән уйларны барлап җыя алмый, уйлар дуамал, күз ачып йомган арада әллә ниләр баш миендә айкалалар. Егетнең хәзер шундый чагы иде. Уйлар әле Казанга әйләнеп кайтты, әле Нәсимә янына ашкынып аны әрле-бирле сөйрәп йөртте... Ярты юлны үттем дигәндә, күңелнең чайкалган диңгезе уртасында яшел утрау булып бары ул гына калды. Бүген шимбә. Кичә алар карурман уртасында, Каракүл янында, күрешергә тиешләр иде...
Танышуларына күпме вакыт булды инде?..
Хәлил беренче мәртәбә су керергә инешкә төште. Су әле җылынмаган иде, кулын тыгып су чәчрәтеп уйнагач, ул суыксып куырылып алды. Нәкъ шул чакта, инеш аръягындагы чуаклыктан, күке кычкырып сәлам бирде. Санамады ул күке тавышын, гомеренең күпме калуы белән дә кызыксынмады, озак яшәсә ни дә, кыска гомерле булса ни?! Алай дип тә уйламады, әле ул бу дөнья гамәлләренә ифрат дәрәҗәдә битараф иде. Озак кына аккан суга карап торды, уймакланып аккан инеш, бормадагы тын тугайда йөзгән каз бәбкәләре, сөзәк яр буена сибелгән сап-сары кимәшә башлары, тал чәчкәләрендә күңелле выжлаган бал кортлары, иренеп кенә уянып тәнен иркәләгән талгын җил аның күңелен дә җилкетә, билгесез көч каядыр дәшә, чакыра иде. Ул бал кортлары сарган талны кочаклардай булды. Ярда маяк булып яктырып яткан ап-ак шома ташка басып тагын су болгатты, бу юлы су шактый җылы кебек тоелды. Ул башта күлмәген салып ташлады, мул коелган кояш нурларында коенды, аннан, чалбарын салып ташлап, тез тиңентен суга керде. Меңләгән энҗе бөртекләрен чәчрәтеп чирканчык алды, аннан үзен кочып-көтеп алган инеш агымына түше белән ятты. Су, тәнне иркәләп, аның култык астына менеп җитте. Егет кинәт җиңеләеп китте, көн-төн тәнне зынҗырлардан ычкындырмаган сызлануларны Аксу авылының инеше юып алып китте, ул күптән татымаган бар рәхәтлекне татып, кинәнеп озак кына коенды. Туңмады, су салкынын сизмәде, якынрак агачларга күчкән күке яр балчыгына бармак эзләреннән чәчәк сурәтләре ясап, судан чыгучы егетне куанып каршылады. Бу юлы да алдагы гомерен санамады егет. Дөньяга сүлпәнлек, язмышка битарафлык бөтенләй үк китеп бетмәгән иде, алай да аңа рәхәт, бик рәхәт булып калды. Сөлге алып төшкән булса да, егет тәнен корытмады, күлмәген дә киеп тормады, сөлгесен беләгенә салып ярдан өскә атлады. Каршысына тавык йомыркасы хәтле ак ташның йөгереп төшкәнен күреп, күзен күтәреп югарыга карады: ярда, сукмак уртасында, бер кыз басып тора иде. Егет яр күләгәсендә булганга, ул нурга коенган кызны аермачык күрә дә алмады бугай. Шушы биек-биек бик киң зәңгәр гөмбәзнең бар нурын үзенә җыйган фәрештә идеме ярда, егет бер мәлгә сукырайды. Бу сәер халәтеннән котылмак өчен, ул йодрыгы белән күзен уып карады, сәерлек югалмады, дөньяның үзәгендә нур көлтәсе булып ул гына басып тора иде. Баш очында изгелек билгесе — алтын кояш яна! Ул тиз-тиз менеп җитте һәм кызны читләтеп үтәргә җыенды. Кызның ягымлы карашы туктаттымы аны, тыенкы гына көлеп куюы сискәндердеме?! Хәлил кыз янында туктап калды. Алар урыннарын алмаштылар, кыз инеш ягына чыкты, ул кояшка аркасы белән борылды. Үзенең шәрә тән икәнлеген абайлап, капыл-копыл күлмәген кияргә итенде, җиңнәрен таба алмыйча югалып калды. Озын сөлге кулыннан ычкынып очып китте һәм кызның аягына төшеп ятты. Ул ихтыярсыздан кыз алдында иелде, кызның озын торыклы булуын искәрде. «Сөртенмәгез, — диде кыз аның юеш җилкәсенә сокланып карап, — тәнегездәге һәр тамчыга берәр кояш сыйган». Аннары өстәп куйды: «Сез кояштан тукып ясалган шикелле». Кызның горур, озын муены... «Нәкъ Нефертети!» дип уйлап алды егет көтмәгәндә, ике иңенә яткан калын коңгырт толымнары, кабарынкы-тулышкан уймак иреннәре күзе ачыла барган саен, аны ныграк җәлеп итә тордылар. Кызның мул чәчләре толымнарга сыймаганнар, аннан да моннан да килешле чуклар булып матур бөтеркәле колак тирәләрен, ап-ак маңгаен бизәп таралып ятканнар, бу тараулык та аңа килешә, кызны бизи, тагын да сылурак итеп күрсәтә иде. Кыз егетнең җилкә ягына чыкты һәм нәфис, озынча бармаклары белән аның тәненә сарган тамчыларны җыя башлады. Егет уңайсызланып читкәрәк тартылды, кыз моңлы күкрәк тавышы белән: «Кояшларны миннән кызганасызмы?» — дип сорады. Егет аптырабрак башын чайкады һәм кыюланып үзенә якынайган күзләргә тутырып карады. Башта ул кызның каш-керфекләренең төсен аермады. Кызның күз читләрендә балкыган шаян ут нокталарын гына күрде. Аның озын керфекләр белән мул каймаланган күзләре нур белән дә, наз белән дә туп-тулы иде.
«Мондый илаһи пәри кызы каян килеп чыккан монда?» дип уйлады егет, әмма сорау бирергә ашыкмады. Кыз, озын аякларын еш-еш алыштырып, егет тирәсендә әйләнеп чыкты, егетне сихри гөлләрдә генә була торган хуш ис болыты эчендә калдырды. Иң актыктан гына ул кызның ап-ак күлмәгенә сер өстәп калкынган нәни, гөнаһсыз күкрәкләренә күз йөгертте. Карашының тыелган зонага юнәлүен абайлап читкә борылды, шул мизгелдән файдаланып күлмәген киде. «Сезнең бер сәдәфегез төшкән», — диде кыз, аннан күзен алмыйча. Зур кимчелекне дә әйтмәде кыз, сәдәф төшкәнгә исе китмәде Хәлилнең, алай да кайтыр юлга атлады. Кыз аңа иярде, алар Җиһанша карт ихатасына кадәр сөйләшмичә кайттылар. Юл-сукмак тар, бара-бара ул бөтенләй тараеп куя, кызның шәрә беләге аңа тиеп-тиеп китә, иң гаҗәбе, егет сискәнеп-куркып кыздан читкә тартылмый, табышмаклы сәфәргә тарыган сизгер йөрәге генә сулкылдап, кысылып куя. Капка белән инеш арасы шактый булса да, ул нибарысы кызның Нәсимә исемле икәнен, аның быел унынчы классны тәмамлап килүен белеп алды. Озакламый аңа уналты яшь тула икән... Кызга уналты, ә Хәлилгә көзен егерме дүрт тулачак. Моңарчы яше хакында да уйлаганы юк иде аның, бүген сызланып уйлады. Сәбәбе генә билгесез. Анык түгел иде.
Егетнең даими боек күңеленә иң әүвәл кызыксыну иңде. Ул инеш ярларына яратып, ашкынып йөри башлады. Су буена төшсә дә, яр астында күмелергә ашыкмый, һаман-һаман борыла-борыла сукмакка текәлә. Күз төпләренә дым җыелганчы көтә кызны... Шулай, телләр ачылыр чак җитә дигәндә генә, кыз инеш ягасына төшмәде. Бер көн күренмәде, ике көн. Өченче көн уртасында егетне шик болытлары урады. Алай да кыз хакында берәүдән дә сорашмады, сорарга да җыенмады. Тәки бер тәмсез сүз әйтеп әкияти тәэсирләрен бозарлар! Хәлилнең кыз хакындагы кайнар фикерен бер дә үзгәртәсе килми иде. Инде яңадан күрешү насыйп та булмас дип уйлаганда, алар тагын очраштылар. Юк, бу юлы инеш ярына барып җитмәгәннәр иде әле, егет шунда барырга җыенып чыкса, кыз аны капка төбендә көтеп тора! Кыз белән танышлыкның азагын кат-кат күз алдына китереп, аның күзгә күренмәвенә күнегә вә ризалаша башлаган егет аптырап китте. «Нигә килеп йөри? Боз явып сүндергән учактан җылы табып буламыни? Аңа уналты булса, миңа егерме, дүрт!.. Кат-кат телгәләнгән, йөз кат ямалган тәнемне күрде ич!.. Инвалид!..»
Хәтсез вакыт көткән кыз, капка баганасы тирәсенә туфля үкчәләре белән кытай иероглифларына охшатып нидер язган. Эх, беләсе иде бу чуар эзләргә яшерелгән серләрне! Дөрес, кызның юкка көтмәгәнен егет аның зур ачылган коңгырт күзләреннән дә күрә. Каушаганмы бүген кыз, гайбәт җиле кагылып егып киткәнме, куе, озын керфекләре өзлексез тирбәлә. «Йөреп киләбезме?» диде кыз, басынкы гына. Инде үзләренеке булып килгән тар сукмактан алар тауга менә башладылар. Кыз сөйләргә дә, сораштырырга да ашыкмады. Атлыйлар, атлыйлар, сәер тынлык та алардан калмый, кыз иелебрәк атлый-атлый да текә муенын капылт борып, егеткә карап ала. Егетнең күз алдында яшен уйнаган кебек, яктысы килеп җитә, яшен уйнаткан болытлары гына таралмый! Нурга манчылган күзләр егетнең бәгырен суыралар, кыз ягыннан моңсу ишарәләр, җылы дустанә ымнар ага. Тик нигә шушы кадәр моңсу ул бүген? Кыз егетнең соравын аңлаган кебек: «Ә мине районга алып киттеләр. Иртәдән кичкә кадәр шунда тоттылар», — диде. Егет кызның тавышында тәшвишле аһәң ишетеп туктап калды. «Без ирекле темага сочинение язган идек, — диде кыз, толым очын бөтергәләп, — мин «Без нигә Әфганстан җиренә барып кердек?» дигән теманы сайладым». Егетнең аркасын чуарлаган яра җөйләре чымыр-чымыр килде. «Каян килде синең яшь башыңа андый сорау?!» дип кычкыруын сизми дә калды. Кыз егетнең күзләренә керердәй булып төбәп карады: «Миңамы?.. Яшьтәш, классташ малайларга карый-карый уйладым мин ул хакта... Бик курыктым! Ике елдан аларның да билләренә каеш салып, Әфганга алып китәчәкләр бит! Сабыйлар! Буыннары ныгымаган малайлар!.. Немецларга каршы сугышны аңлыйм мин! Дошман илгә ябырылып кергәндә, сугышмый хәлең юк... Ә монда кемне яклап сугышабыз без? Кемнәр ихтыярына буйсынып авылларга бер-бер артлы цинк табутлар кайта? Рәҗәп авылына туганнан туышканым Әнәс шулай кайтты... Вагыйз абыйны күрсәгез иде сез... Мин аның хакында да яздым... Мәктәпкә инспектор килгән иде, мин язганнарга күзе төшкән тегенең! Үзе белән алып та киткән. Шул. Чакырдылар мине. «Каян өйрәндең син мондый сүзләрне? Кемнән отып алдың?» дип сорадылар. Сезнең хакта да төпченделәр. Аның күкрәгенә әле әрнү, әле усаллык, әле кемнәндер үч алу тойгылары алмаш-тилмәш тула торды, йөрәге какты. Ул үләннәр куерак кабарган урынны күрсәтте дә, кыздан алда үзе барып утырды. «Сиңа чыннан да уналты гына туламы?» дип сорады. Кыз егетне нинди уй-хисләр җиргә тартканын аңлады шикелле, элеккедән дә якын итеп аны күз нурлары белән иркәләде. Егет, тирләгән маңгаендагы җыерчыкларны җыярга теләгәндәй, учы белән маңгаен кат-кат сыпырды. Кинәт карлыккан тавыш белән аска, авыл өстендә тирбәлгән зәңгәрсу рәшәгә карап сөйләп китте.
«Адәм җаны һичвакыт югалмый икән... Ул берәүләрдән берәүгә күчеп йөри, имеш. Сиңа үтә сизгер җан күчкәндер, Нәсимә!» «Нигә? — дип борчылды кыз. — Сүзләремнән гаеп таптыгызмы? Сез дә сугышка унсигездә барып кергәнсездер ич?» «Юк, юк! Яшь ягыннан шактый зур идем инде мин! Акыл ягына килсәк... дивана, шыр тиле булганмын! Ишәк улы ишәк! Әти военком минем, хәзер дә шунда утыра. Ул мине яшьтәшләрем белән армияга җибәрмәде, укырга кертте. Алабугада пединститутта укып йөрим! Әнием райкомда, гомере буе партия учеты бүлегендә эшләде! Кызыл авыз! «Егет кеше — ил сакчысы! Ватанны саклау уртак бурычыбыз!» Былбыл булып сайрый!.. Җүләр баш мин, тиле сөяк!.. «Әфганстан халкын кырып ничекләр Ватанны сакламак кирәк?» дип сорыйсы гына бит... Юк! Гариза арты гариза язып, Әфганга җибәрүләрен сорыйм! Әти йодрык күрсәтә, әни мактый!»
Егет, кызның күз нуры көлтәсенә эләкмәскә тырышып, ияген күкрәгенә тидереп озак кына сүзсез утырды. Тордылар. Кузгалдылар. Өскә таба атладылар. Кыз хәзер терәлеп диярлек бара, бара-бара да адымнарын тыеп, йомшак үтә сизгер учы белән юка күлмәге аша егетнең җәрәхәт җөйләренә кагылып-кагылып ала.
Хушлашып, кызның сихри гәүдәсе эреп ерагайганда, сөйләшенгәннәрне яңа баштан акыл иләгендә кат-кат иләп, гамәлләренә хисап биреп караватында ятканда да егет үкенмәде. Томаналык хурлыгын, әтәчләнеп үзе теләп сәкарьгә барып керүен, Әфганстанны басып алуның кемнәргә кирәклеген бик тиз аңлап алуы хакында кемгәдер сөйләргә, күңелен бушатырга, ачылырга тиеш иде ул! Әфганстандагы беренче ай әтәчнең кызарган кикриген тиз шиңдерде! Анда чакта ук эч серләрен кемгәдер сөйләп бушанасы килгән мәлләре булды, тик кемгә сөйлисең? Үзең шикелле үк тездән канда йөзгән уртак язмыш ияләренә чишелүдән ни файда? Сине ул юатсынмы, син анымы? Кызга эчке ышану, тирән хөрмәт аны азаккача ачылырга мәҗбүр итте. Үкенмәде егет. Очрашкан саен аралар якынайды. Егетнең яшәве күңеллерәк, өметлерәк була барды.
Авыл арасында хәбәрләр, морҗалардан чыккан төтен сыман, һәр тарафка тарала, егет хакында фаразлар, юраулар телдән телгә йөрсә дә, сүзләрнең уңын да, сулын да Хәлилгә җиткергән кеше булмады. Аның Әфганстаннан каты яраланып кайтуын авыл халкы белә иде инде.
Җиһанша абзасының ятим яткан эш кораллары хутка китте. Лапас түбәсеннән ырмаулы такталар килеп чыкты. Егет умарта ясарга кереште. Өлгене иске умарталардан алды. Пычкы гөжләде, Җир шарының бу ноктасында тереклек барын раслап, юныш балтасы тукылдады, күп тә үтмәде, бакча түренә ике умарта чыгып утырды. Егет күчнең берсен сатып алды, икенчесен ерак кардәшләренең берсе китерде. Кардәш белән күчне икәүләп яптылар, кыз бер адым читтәрәк иелеп, егеттән күзләрен ала алмыйча күзәтеп торды.
Аралар нык якынайса да, кызның сәерлеге бетмәде, «Хәлил абый!» дип егетнең исемен атап эндәшмәде, һаман «сез» дип эндәшүе калды.
Ниһаять, бәрәкәтле июль азагы җитте. Кыз егеткә яңа хәбәр җиткерде. «Моңарчы туган көнем хакында уйлаганым булмады,
ды,— диде ул, кыенсынуын көчкә җиңеп. — Урыс гадәте, татарларга йогышмый торган йола итеп санадым. Өебездә төчеләнү, юхалану юк, әни дә, апа да шактый кырыс кешеләр... Сезне белә башлагач күңел әллә нишли... Тормышның кадере арттымы, белмим. Мәгәр бер нәрсәне — адәм баласының уналты-унсигезләрдә генә үз-үзенә хуҗа була алуын аңладым. Көлмисезме? Минем уналты яшь тулган көнемне билгеләп үтәсем килә». Иртәгә уналты тула дигән көнне алар тагын очраштылар. «Истә калсын иде минем бу көнем! Икәүдән-икәү генә, мәңге онытылмаслык итеп үткәрикче!» диде кыз, дулкынланып. Егетнең теленнән: «Кайда?» дигән сүз ычкынды. Кызның җавабы әзер икән: «Таң белән карурман уртасындагы Каракүл ярына барабыз. Ялкыны күкләргә үрелердәй дәү учак ягабыз... Тик авылдан аерым-аерым чыгыйк, яме. Ишетелер. Әни сүз әйтмәсә дә, апа рәнҗер! Мин сезне тау өстендә көтеп торырмын. Килерсезме?» «Киләм!» диде егет, сак елмаюын учына яшереп.
Буласы булды, сабыйлык сафлыгы чыгып бетмәгән кыз бала җитү егетне бөтереп йотты. Күрешкән саен егетнең аңа соклануы
арта торды: каян килгән кызга шушы кадәр сизгер акыл? Язмышының көтелмәгән куанычлы бүләген егет сөенә-сөенә кабул итеп алды, кыз аның суына төшкән җанына рух өрде. Бер уй гына тынгы бирмәде: үз бәясен белеп олыларча җитди фикер йөртү, тиңдәшсез күңел бөтенлеге кайсы буын татарларыннан күчкән Нәсимәгә? Бу төбәк кешеләре арасында борынгы Бикчура хан токымнары очрый дип яза Сарман галимнәре. Ялгышмыйлардыр. Ничәмә-ничә буын татарлар изелеп, сытылып гомер кичерсәләр дә, татарлардагы тарихи олылык, олпатлык бөтенләй үк югалып бетмәгәндер ич?.. Ханның асыл токымнары, акыл-фигыльләре белән татарны татар итеп яшәткән асыл затларның эзләре юкмыни безнең араларда! Кыз, мөгаен, шундыйларның берсе булса кирәк. Сирәк очрый торган иң затлысы.
Димәк, ул җомга иртәсендә нәни юбилеен уздырырга чыгып киткән дә әйләнеп кайта алмаган... Тәвәккәллеге, кайнарлыгы аркасында баш китәрлек бер-бер бәлагә тарыганмы?.. Урал җеназасына чыгып китәр алдыннан егет кызның өенә кагылып үткән булса соң!..
Әнисе, апасы күреп, белеп торсын иде: алар арасында ямьсезлек юк, икесе дә былбыл балаларына тиң гөнаһсызлар иде. Кыз — Хәлилнең фәрештәсе, Хәлил — фәрештәнең тугры сакчысы иде. Яшьләр шундый мөнәсәбәттә булганда гына ике арада тиңсез бөек мәхәббәт ярала ала. Яраттымы ул Нәсимәне? Моңарчы ул хакта өзеп уйлаганы булмады егетнең, андый нәтиҗә ясап язмышын өркетергә базмады. Әйе, хагы шул, госпитальдән чыкканнан бирле хатын-кызга теләге уянмады аның. Үзенең тышкы кыяфәтенә күз карашларыннан, сыгылып торган билләрдән, тирбәлеп-дулкынланып торган күкрәкләрдән әллә нинди вәгъдәләр сизгәндә дә эреп-мәмрәп төшмәде ул. Очраштырды, сылудан-сылу кызлар (бигрәк тә марҗалар!) аның кочагына кереп югалырга әзер икәнлекләрен туп-туры белдерделәр. Кызлардагы дәрт-дәрман үлгәннәрне сикертеп торгызырлык дәрәҗәдә булгандыр. Егет андый чакларда да башын җуймады, исермәде. Ишеттерделәр: «Бәхетсез турсык, Әфган корбаны!» — дип, соңгы катгый хөкем чыгарган кызлар да булган... Бар иде, үсмер чакта, институтта укыган елларда, айлы сихри кичләрдә егетнең кыз-кыркынны күзе белән ашаган чаклары да, сөеп, ими төймәләрен сизеп-капшап сихерләнгән мизгелләре дә бар иде. Бии-бии, тәннәр тәнгә, ботлар ботка тиеп очкын сибелгән мәлләрдә тәүге мәртәбә егет белән якынайган тәҗрибәсез кызларның берсе: «Син нигә чалбар кесәңә таш тыгып йөрисең?» — дип сораштырып, самими эчкерсезлеге белән егетне таң калдырган иде. Әфганнан соң да һәммәсе тәртиптә кебек үзе, мәгәр егетнең «кесәсендәге ташның» чынлап торып җанланганы, аны каядыр, кызларның иң сихри тамгаларына өндәгәне юк.
Нәсимәгә уналты яшь тулган көн ике арага яңалык өстәргә, инде ике араны җилемләгән фикерләргә тулы мәгънә кертергә тиеш иде. Тиеш иде дә күрешү насыйп булмады. Кыз, егетнең иптәше җеназасына чыгып китәр дип уйламагандыр, дөнья ваемын онытып, Каракүл янына баргандыр. Күз нурларын коеп, ул килер юлларны яктыртып, ымсынып-сөенеп, җаны-тәне белән егетне көткәндер бичара.
Озыннардан озын бер көнне үткәргәндер... Егет килмәгән...
Рәнҗеп, үпкәләп берәр яры китеп бардымы?.. Озын булмаса да, көтү газаплары белән авырайган төнне кайда үткәрде икән?.. Инде озыннардан да озайган тагын бер рәхимсез көн үтеп бара. Ә кыз юк та юк... Әгәр ул көн-төн Каракүл тирәсендә уралган булса? Усаллар килеп чыгып мәк чәчәгедәй кызны изептаптап китмәделәрме? Явызларга тап булдымы кыз бала? Явызлыкның җирдә кимегәне юк, аның кулы аулак җәйләүдә яшәп яткан Аксу авылына да барып җитә ала.
Әле авылда Хәлилдән башка берәү дә җомга иртәсендә пакь җанлы кызның кая омтылганын, максатын белми. Серле вә шөбһәле язмыш йомгагының очы аңарда...
Казан сәфәреннән җаны ватылып кайтып килгәндә, егетнең алдагы сәгатьләре ап-ачык иде: әз-мәз баш-күз алыр да Нәсимәләр өенә чабар. Хәзер дөнья буталып, җирнең асты-өскә килгәч, язмыш арбасы тагын дөбердәп егетне таптап үткәч, ул исәнгерәп, аңгыраланып калды. Тәне сызлады, башы авыртты. Тик озак уйлап, акыллы нәтиҗәләр эзләп маташа торган чак түгел иде: кызны эзли чыгарга кирәк!.. Кайгы томанын сызлаган күкрәге белән таратырга тырышып, тауга менеп барганда, уйлар буталып бер-берсен тыгызлап ми тартмасында өелгәндә, ул бер нәрсәне генә ачыклады: кызны үлеп ярата икән Хәлил! Бу зур бәхет иде, сынган күңелне бер ноктага җыярлык олы сөенеч иде. Егеттә ярату хисе сакланган икән, ул яшәргә тиеш, яши ала. Тормышта ямь, тәм таба ала. Ишеткәне бар, дөнья йөзендә кешеләрнең сиксән проценты мәхәббәтнең татлы назын, татлы газабын татымыйча теге дөньяга китеп баралар икән. Димәк, адәм уллары тулы бәхетле була алмыйча дөнья куялар... Инде шушы кара язмыш аны да ялмап йота дигәндә, фәрештә кыз аның юлына килеп чыкты да... Ярата ич аны Хәлил, өзелеп сөя... Тик нигә бу бәхетле уй аның башына бүген, кызның эзләре җуелган чакта килде соң? Бәлки кыз, да аны сөйгәндер? Нигә ичмасам шушы хакта бер тапкыр булса да ачылып фикерләшмәделәр икән? Нигә ул, егерме дүрт яшьлек күсәк, чиле-пешле кабартма, җир җимерерлек тавыш белән «Кызый, мин сине яратам!» дип әйтмәде икән?..
Тауга болай озак менгәне юк иде егетнең. Бүтән чакларда күзгә күренмәгән ак ташлар сукмак уртасына чыгып әрсезләнеп, таралып ятканнар. Атлаган саен ботинка башы аларга тиеп китә дә ташлар шыбыр-шыбыр түбәнгә агалар, тәгәриләр. Кипшергән эт эчәгеләре талган балтырларга урала. Аяк табаннары уттай кызган, сөзәк җирдә дә таеп-таеп китә егет... Кыз исән-аман күзенә күренсәме... егет дөнья ярып кайнар, шашкан гыйшкын белдерер... Исән генә була күрсен берүк!.. Берүк, берүк... Дөрес, Уралның көтелмәгән һәлакәтеннән соң егетнең алдагы көннәргә ышанычы чак-чак кына какшады. Алай да, алай да... Кыз исән-аман булса, ул дөньяның бар бәхетсезлеген дә җиңеп чыгачак...
Егет тау башына тиргә манчылып, мышкылдап менеп җитте. Көн нык ук кичкә авышса да, чамасыз кыздыра, алҗыта. Аның тамагы янды, игәүдәй кытыршы теле тәмсез аңкауларына ычкынмаска ябышты. Ул, дөньясын онытып, соры тузанга әйләнгән җиргә утырды. Омтылып карый, күтәрелә алмый. Аякларга авыр-авыр герләр тагылган, җилкәгә автомат дисклары тутырылган яшел капчык эленгән... Тирдән дымланган җәрәхәт җөйләре әчетеп сызлый. Әче тир керфекләрне чеметә, күзне сукырайта... Егет үзенә дә сиздермәскә тырышып, үксеп-үксеп җылый иде. Ниһаять, баш вата торгач, ул бер нәтиҗәгә килде. Кыз яшәргә тиеш, яшәргә... Әгәр кызны тере дип уйламаса, егет хәрәкәтсез, җансыз түмрәнгә әйләнеп юкка чыгачак. Ни үкенеч, ул кызга иң кадерле сүзен әйтергә өлгермәде, аннан җавап сүзе ишетмәде...
Ул үзен урыннан торырга мәҗбүр итте, мүкәләде, шактый араны шуышып дигәндәй барды, кысылган иреннәрен көчкә язып: «Кыз исән! Исән! Ул Каракүл янында мине көтә!» — дип кабатлады.
Урман аның җанын мәңгелек сер дулкыннары белән каршылады. Көнозын кояш нурында назланган түгәрәк аланнар, уңга-сулга каерылган шүрәле сукмаклары, әкияти тирән чокырлар, көзгә тартым мизгелдә сирәгәйгән кошлар чыр-чуы аңа хәл кертте. Тар юлда җиләс, салкынча иде, егетнең утлы сулышы тигезләнде, тире катты. Күзе ачылып, колагы аермачык ишетә башлады. Барыннан да бигрәк аны хуш исләр терелтте бугай... Ачык урыннарда, аулак кашлакларда мәмрәп кызарып чыпчык башы-чыпчык башы каен җиләкләре озатып калдылар. Тукталып торырга ярамый иде, көн ашыгып кичегә бара. Кинәт җәй җиле йөгереп узды, агач аралары сизелерлек караңгыланды. Болытларның иләмсез күләгәсе аны эңгер-меңгергә коендырып үтте. Кызның балдай татлы исемен атап кычкырасы килде егетнең, тавышы чыкмады. Кемдер аның баш очында: «Кыз исән! Исән!» — дип пышылдагандай булды. Уйга уй өстәлде: «Исән кыз. Исән! Ул сине күл янында көтеп тора».
Егет сүзендә тора алмады, вәгъдәсез булып чыкты...
Уйлар, бер-берсен уятып, бер-берсен ашыктырып актылар. Әйе, кызлар уналты яшьтә чәчкә аталар, дип уйлады Хәлил. Татар «уналтыда-унҗидедә кызның матур чаклары» дип тиктәскә җырламаган шул. Кайсыбер тарафларда «татарның акылы төштән соң» булса да, гыйшык-гашрәт җәһәтендә аларның күзе үткен булган. Егетнең дә уналты яшьлек җилбәзәк чагы бар иде. Акыл читтән йөри иде ул дәвердә! Уналты яшьлек кызлар да пешеп өлгергәндер, югыйсә тик яшьтәш егетләр яшьтәш кызларының нинди бөек гүзәллеккә ия булуларын аңламыйлар. Хәлилнең күңеленә дә үзеннән ике-өч яшькә олы, озын буйлырак, чандыр кызлар ошый иде шикелле. Нәсимә аны акылга утыртты, Ходайның иң мөккәмәл гүзәллекне уналты яшьлек кызларга һәдия итүен төшендерде. Йа Тәңрем! Илаһым! Әле бит алмалары язын яралган яфраклардай чеп-чиста... Табигать яратканча. Керфекләргә, кашларга кара кунмаган. Мәк чәчәгедәй саф иреннәрне кызыл бозмаган... Күрче, күрче, бер төртке, бер сызык имгәтмәгән ап-ачык маңгайдан акыл, нәзәкәт бөркелә!.. Горур башның көчен саклаган мәгърур, озынча муен! Мәхәббәт арканнары булып сузылган калын толымнар. Кызның кай тарафына күз салсаң да, җан ял итә, аның гүзәллегеннән аерылып булмый. Әле артык-портык ит кунмаган нәзкәй бил... Изге фәрештәләрдән гайре беркем дә кагылмаган йомры иңбашлары... Иңнәр, бил тирәсендә кыю гына йөгергән күз карашы, ниһаять, аскарак та төшеп китә. Нәзкәй бил дугайланып ике якка тарала да, сихри калкулыклар тудырып, астарак тагын җыела. Сылу гәүдәне төз аяклар, йомыры тез башлары тотып тора. Тик егетнең күз карашы, бу сафлык аңкып торган серле борылышлар, калкулыклар тирәсендә озак туктап тора алмый, күз туктый-туктыйрак булса да кабаттан өскә менә һәм дөньяның бар хикмәте, сихере, ымы, ишарәләре мөлдерәп торган күзләргә карап туктала... Әйтер сүзләре нигә иреннәренә ябышып калды икән егетнең?.. Кыз Хәлилнең мәхәббәтен белгән булса, килми калганы өчен рәнҗемәс тә, ашыгып ялгышлар да ясамас иде...
Егет урман уртасына җитәрәк йөгерә үк башлады һәм, кулларын алга сузып, аңа каршы йөгергән кызны күреп ыңгырашып
җибәрде.
***
Каян килеп чыкты кыз, алга сузылган куллары ни әйтте, күз яшьләре ташкынын тыеп торган керфекләре ни аңлатты — егет боларны бәяләрлек хәлдә түгел иде. Хисләр, акылны да аста калдырып, егетнең күзен сукырайткан, акылын томалаган бермәл иде. Ул исән, ул бар, аның барлыгын, берлеген раслап калтыраган куллар бер-берсенә тоташтылар, изге ымнар белән ашыгып-кабаланып бер-берсенә нидер аңлаттылар, юаттылар, сөенделәр. Аһ, кыз кулларының нинди татлы хасиятләре барын егет моңарчы белгән булса!.. Чынлап торып сөяргә дә базмый йөрде ич ул исәр! Куллар кыска гына арада бер-берсенә мең хәбәр җитештереп өлгерделәр. Тәннәр аша гөнаһсыз ут күзәнәкләре йөреп торды. Ниһаять, чират телләргә җитте. Кыз бер җөмләне өч тапкыр рәттән кабатлады. «Мин сезне өзелеп көттем!» диде. Шушы әз сүзләрдән оешкан җөмләне кемнәр нинди тарафларда гына әйтмәгәннәрдер? Инеш-елга буйларында, арыш арасыннан үткән тар сукмакларда, ботак саен былбыллар эленеп торган әрәмәләрдә, Идел җиленә буйсынып аккан ал җилкәнле көймәләрдә... Кайларда, нинди шартларда гына әйтелмәгәндер мәхәббәтнең тәмле сүзләре?! Әмма егет шушы үтә кыска җөмләгә бөек, чиксез бәхетле хисләр сыя алуын кыз авызыннан ишеткәч кенә аңлады. Моңарчы, кешелек мең вә миллион еллар яшәсә дә, бу сүзләргә шушы кадәр көч-егәр, кайнар ярату,чынлык өстәп берәүдә әйтә алмагандыр... Болай итеп егетне ике көн, бер төн өзелеп көткән кыз гына әйтә алгандыр.
«Ничек моңарчы түздең, төнне ничек чыктың, курыкмадыңмы?» дип төпченмәде егет, кызның нәкъ менә шул көчле сүзләрне, шушы истәлекле урында, үзенә уналты яшь тулган көндә әйтергә җыенганын аңлады ул. А-а, бер төн түгел өчне, дүртне үткәзеп җибәрәчәк ул, төнге караңгылыкка да түзәчәк, юлдашы булып күл, күл тирәли сакка баскан ап-ак каеннар барында куркамы соң?! Авылдашларыңны сискәндереп куркыттың, тирә-якка шом салдың, нишләдең син башсыз кыз дип тә әйтмәде егет. Белерләр, алар мәхәббәтенең тирәнлеген аңлагач, кичерерләр. Уналты яшьтә кыз күңеленә чын мәхәббәт иңә икән, аны тыяр, чикли, буйсындыра торган кодрәт юк. Чөнки мәхәббәт үзе тиңсез кодрәт иясе!.. Ник шул карурман уртасындагы Каракүл тирәсенә ач бүреләр ыжгырып килми, агачларны ега-ега гарасат давылы үтеп китми, уналты яшьлек күңелгә мәхәббәт ялкыны кабынган икән, аны сүндерер әмәл юк. Мәхәббәтнең тиңсез олысы, иң сафы, иң татлысы кызлар уналтыда чакта гына була...
Куллар аңыштымы, күзләр серләштеме, ак каеннар пышылдаштымы. Егет шулай дип уйлады. Алар шулай кулга-кул тотынышып, аерылырга, ерагаерга куркып шактый озак тордылар. Әллә алай озак та тормадылармы?.. Кай арада урман ешлыгын сискәндереп, көчле җил исте, кызның ап-ак күлмәк итәген җилфердәтеп, күл көзгесен шадраландырып үтеп китте җил. Табигатьнең ымы идеме бу, боерыгымы. Тынгысыз авылдан китергән хәбәре идеме?.. Әйе, ашыгырга, ил-көн күзенә күренергә, Аксу авылына иминлек хәбәре җиткерергә кирәк иде. Җиңел җилкәнле болытлар, әле куерып та өлгермәгән күк хәбәрчеләре гөрелдәп аларга нидер дәште. Алар җитәкләшеп иң якындагы куе ябалдашлы, тубырлы кабыклы имән астына йөгерделәр. Кыз «һай!» дип бер кычкырды да имән астыннан атылып чыгып, куе абагалар арасына иелде. Борылып килгәндә аның кулында җиләкләр бар иде. «Менә! — диде ул, горур тантана белән. — Җиләкләр дә сезне көтеп торды. Җиләк ашадым да җиләк ашадым, телем әчетә башлады. Аннары сарана казыдым... Төне буе керфек тә какмадым. Көттем, көттем... Куркам да, курыкмыйм да... Әле имән кәүсәсенә барып терәләм, әле каенга!.. Җып-җылы агачлар... Миңа нидер сөйлиләр, иркәлиләр, юаталар... Ашагыз, аша... Быел җәй явымлы да, эссе дә булды. Җиләкләрнең тәме!.. Исләре дә!» Кыз, сабыйларча куанып, чиксез сөенеп аның җиләкләрне берәм-берәм өзеп капканын күзәтеп торды. «Мин килә алмадым»,— диде егет, килмәвенең сәбәбен кызга аңлатырга җыенып. «Кирәкми»,— диде кыз, җиләк исе килеп торган юеш куллары белән аның иреннәренә кагылып алды. Килә алмаган икән, егетнең сәбәбе чамадан тыш җитди дигән сүз. Кыз бу җәһәттән тамчы да шикләнми иде. Утырып кына җылы яңгыр ява башлады. Яңгыр, күл өстен алкалар белән бизәп, йокымсыраган урманны уятты. Алар яңгыр үтмәслек куелык эзләп бер-берсенә тартылдылар, гәүдә гәүдәгә тиеп тора башлады. Ява яңгыр, коя, җәйге юка күлмәкләр тиз-тиз биреште, кызның ак күлмәге тәненә сеңеп, аңа яңа төсмерләр өстәде. Чыланган толымнарга сыешмаган чәч учмалары маңгаена, муенына сибелеп сыландылар. Ул, дымлы иреннәрен ялаштырганда, тел очы күренеп-күренеп китте. Егет кызның иң башларын урап үзенә тартты, тәннәр бер-берсен эзләп тапты... Бераздан кызның тыенкы гына көлгәне ишетелде, ул бер җөмләне тагын ике тапкыр кабатлады: «Сез...мине кытыклыйсыз!» — диде. Егетнең куыгы кабарып, чалбарында таучык ясаган икән. Ул читенсенеп һәм сөенеп кызны читкәрәк этәрде. Кыз аңа йөзе белән борылды һәм Хәлилнең егетлеге нык беленгән урынга да күз сирпеп алырга да өлгерде. Икәүләшеп көлеп җибәрделәр дә агач асты ышыгыннан атылып чыктылар. Юеш ботаклардан, сүрелгән күктән коелган җылы тамчыларга куана-куана йөгерә башладылар. Күл ярында җиләк исе, бәрәкәтле яңгыр исе һәм күлдә шашып-шашып биегән тамчылар гына калды.
1993